Яңа Чишмә йолдызлары Казанда балкыды
Район яңалыклары

Яңа Чишмә йолдызлары Казанда балкыды

16 май көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Никрут юрри» республика рекрут җыр бәйгесенең гала-концерты булып узды. Яңа Чишмә районы үзен лаеклы күрсәтте – безнең артистлар җиңү белән кайттылар.

Район данын ике коллектив яклады. Владимир Охотников җитәкчелегендәге «Шупашкар каччисем» ансамбле жюрины тырышлыгы һәм бердәмлеге белән таң калдырды. Ә ялгыз башкаручы Анастасия Якушкина чыгыш ясаганда, зал тынып калды, ә аннары көчле алкышларга күмде.

Конкурс нәтиҗәләре  буенча Анастасия Якушкина «Ялгыз башкаручылар» номинациясендә җиңеп, 1 урын яулады, «Шупашкар каччисем» ансамбле конкурс лауреатлары дипломына лаек булды.

Кечкенә район өчен республика сәхнәсендә мондый уңышлар – зур горурлык.

Чуаш иҗатын яратучылар, хезмәттәшләре һәм барлык яңачишмәлеләр Анастасия Якушкинаны, Владимир Охотниковны һәм ансамбльдә катнашучыларны искиткеч нәтиҗәләр белән котлыйлар. Яңа җырлар һәм яңа җиңүләр көтәбез!


Нет комментариев