Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЮХИДИ хезмәткәрләре бер ел эчендә исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 44 очрагын ачыклаган

Яңа Чишмә районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре 2022 елның унике аенда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче шоферлар тарафыннан 44 тәртип бозу очрагы ачыклаган, шулардан 13 шофер - РФ ҖКның 264.1 маддәсе буенча (исерек килеш транспорт чарасы белән ел дәвамында кабат идарә итү).

2023 елның 1 гыйнварына ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы базасында район территориясендә 10 мең һәм аннан да күбрәк штраф буенча бурычлары булган 17 түләмәүче теркәлгән. Бурычлары 10 мең сумнан артып китүче шоферларны транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан чикләүгә 4 дәгъва гаризасы җибәрелгән.

2022 елда Федераль суд приставлары хезмәте һәм ЮХИДИ идарәсе белән берлектә исерек хәлдә идарә иткән өчен җәза билгеләү турында үтәлмәгән суд карарлары булган административ штрафлар түләтү буенча 12 рейд үткәрелгән. Чаралар барышында 2 автомобильгә арест салынган (2021 елда - 5).

Законда билгеләнгән срокларда штрафны түләмәгән өчен РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча 56 кеше административ җаваплылыкка тартылган; суд каравы нәтиҗәләре буенча 2 адм. арест билгеләнгән; 34 кешегә түләнмәгән адм.штрафны икеләтә арттырып түләттерү каралган; 6 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев