Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза
Район яңалыклары

Яңа Чишмә мәчетендә ифтар мәҗлесләре уза

Көн саен үзәк мәчеттә ифтар-мәҗлесләре үткәрелә.

Уразаның беренче көнендә мөселманнар өчен ифтар мәҗлесен Даутовлар гаиләсе оештырган. Ә 12 һәм 13 мартта — мәчеткә йөрүчеләр акчасына үткән.

Ифтар вакытында вәгазьләр, догала, Коръән сүрәләре, шулай ук кичке намаз укыла. Аштан соң тәравих-намазы.

Ифтар мәҗлесләре районның башка мәчетләрендә дә уза.


Нет комментариев