Яңа Чишмә офисы – беренче урында
Район яңалыклары

Яңа Чишмә офисы – беренче урында

«Татэнергосбыт» АҖ 2025 елда үз филиалларының эшенә йомгак ясады.

Безнең «Татэнергосбыт» АҖ Чистай филиалының Яңа Чишмә офисы җиңүчеләр рәтендә.

Юридик затлар белән эшләү буенча офислар эшенең нәтиҗәлелеге рейтингында безнең офис беренче урынны алды.

Атналык планеркада район башлыгы Егор Тарнавский Яңа Чишмә офисы җитәкчесе Михаил Шешолинга Җиңүче кубогын тапшырды.


Нет комментариев