«Татэнергосбыт» АҖ үз филиалларының 2023 елдагы эшенә йомгак ясады.
«Татэнергосбыт» АҖ Чистай филиалының Яңа Чишмә офисы өч номинациядә җиңүчеләр арасында.
Юридик затлар белән эшләү офисларының эш нәтиҗәлелеге рейтингында безнең офис 1 урында, халыкның шәхси счетларына хезмәт күрсәтү буенча эш нәтиҗәлелеге рейтингында — 2 урында, шулай ук 20-21-2023 елларда халык бурычын киметү планын үтәү буенча безнең офис беренчеләр арасында.
Атналык планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә офисы җитәкчесе Михаил Шешолинга җиңүчеләр Кубогын тапшырды.
Нет комментариев