Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль эш буенча белгеч Гүзәлия Мостафина «Син үзең дизайнер» дигән дәресләр циклы уздырган.
- Социаль хезмәт алучыларның күбесендә үз бүлмәләрен бизәргә байтак фотолары җыелган иде. Шуннан соң бездә бер идея туды – әлеге фотолар өчен оригиналь фоторамкалар ясау. Эш һәркем белән аерым алып барылды һәм бу безнең бик әйбәт килеп чыкты. Өлкәннәр көне уңаеннан интернат-йорт фойесында “эчке волонтерлар” тарафыннан фотокүргәзмә оештырылды. Дәресләрдә 15 кеше катнашты, - дип хәбәр итә Г. Мостафина.
Нет комментариев