Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында техник карау төгәлләнә

Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы оешмаларында үзйөрешле машиналарны һәм тракторларны еллык техник карау тәмамлана. 2024 елның 8 апреленнән 12енә кадәр «Закрома» ҖЧҖ, «Скоков Н. А.», «Нурхамәтов З. М.» һәм башка вак КФХларда техниканың әзерлеге тикшерелгән.

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, яктырту приборларының төзеклеге, янгын сүндерүнең һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы — машинист таныклыклары һәм теркәү документлары булу-булмау тикшерелгән. Мондый транспорт белән идарә итү өлкәсендәге норматив — хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр, узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган ЮТҺләр һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелгән. 

Рәис Хисмәтуллин — ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев