Яңа Чишмә районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп Шарапова Гүзәл Исламгали кызы билгеләнде
Г.И.Шарапова 1982 елның 7 декабрендә Яңа Чишмәдә туа. Югары белемле, 2005 елда Татар дәүләт гуманитар институтының тарих факультетын тәмамлый.
Бу вазыйфага билгеләнгәнче Яңа Чишмә гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли.
Кияүдә, ике бала тәрбияли.
Элек мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән А.И.Бутина район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев