Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов көрәшче Булат Мусинны дөнья чемпионы исеменә лаек булуы белән котлаган

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә узган. Булат Мусин 100 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә матур көрәш күрсәтеп, лаеклы рәвештә беренче урынга ия булган.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов Булат Мусинны әлеге җиңүе һәм югары исемгә лаек булуы белән котлаган, шулай ук аның әти-әнисенә Рәхмәт хаты юллаган:

«Хөрмәтле Марат Харис улы һәм Рәмзия Рәфыйк кызы!

Улыгызның бу искиткеч җиңүе белән сезне дә чын күңелдән котлыйбыз. Әлеге җиңү  районыбызның спорт тарихына алтын хәрефләр белән  язылачак. Без Булатның казанышлары белән горурланабыз.

Яңа Чишмә районы сезгә улыгызны максатчан, көчле һәм җаваплы кеше итеп тәрбияләгәнегез, шул исәптән аның яхшы нәтиҗәләргә һәм югары спорт казанышларына ирешүе өчен зур рәхмәт белдерә!

Алга таба да сез улыгызга тормышта да, спорт белән шөгыльләнүдә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтерсез, дип ышанабыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

1

2

3

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев