Районда техник культураларны җыю дәвам итә.
«Бәхетсезлек очракларын, янгыннарны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмалары кырларына даими рәвештә барулар оештырыла, - дип хәбәр итә Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Рәис Хисмәтуллин.
- Хуҗалыкларга баргач комбайннар һәм туфрак эшкәртү техникасының торышы, двигатель бүлекләренең чисталыгы, янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителүләре тикшерелә, ТР буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган ЮТҺләр турында мәгълүматлар җиткерелә».

Нет комментариев