Яңа Чишмә районы юлларында 20 һәм 21 сентябрьдә «Тоннель» операциясе узачак
«Тоннель» операциясе пассажирлар йөртү һәм йөк ташу кагыйдәләрен һәм аларның законлылыгын үтәүгә багышланган.
Шулай ук чираттагы стандарт операция вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре түбәндәгеләргә игътибарны юнәлтәчәк:
- автомобильнең техник җитешсезлегенә/төзеклегенә;
- түләнмәгән штрафлар булу-булмауга;
- әйләнештә тыелган әйберләрне йөртүгә;
- юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә пассажирлар (бигрәк тә балаларны) йөртүгә документ булу;
- аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы янгын сүндергеч булуга.
Шикле затларны алкоголь булу-булмауга да тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев