Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы юлларында аварияләр белән бәйле вазгыять начарланган

Агымдагы елның 7 аенда 9 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган.

Район территориясендә авариялелек торышы, юллардагы вазгыятьне ничек яхшырту мәсьәләләре - бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар.

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов үткәрде.

Агымдагы елның 7 аенда 9 юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше һәлак булган.

Комиссия секретаре Диләрә Кәбирова алдагы утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында сөйләде. Аның барлык пунктлары да, нигездә, үтәлгән.

Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Александр Мокеев агымдагы елның 7 аенда районда авариялелек торышы турында хәбәр итте. Статистика борчулы - бу вакыт эчендә 9 җитди юл-транспорт һәлакәте булган, аларда өч кешенең гомере өзелгән, 10 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шул исәптән мотоциклчылар белән өч юл-транспорт һәлакәте булган, анда өч бала җитди җәрәхәтләнгән. «Без һәр ЮТҺдән соң аның ничек килеп чыгуын анализларга тырышабыз - нигездә, алар каршы як полосага чыкканда, узып киткәндә, шулай ук исерек килеш автомобиль белән идарә иткәндә була. Ә балалар белән булган ЮТҺләргә килгәндә, алар яшүсмерләрнең ЮХКне белмәүләре һәм үтәмәүләре белән бәйле», - диде чыгыш ясаучы.

Уку елына әзерлек кысаларында укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү хакында мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина җиткерде.

Җәйге каникулда районда 14 мәктәп яны лагеры, 7 хезмәт һәм ял лагеры, шулай ук «Факел» лагеры эшли, анда 400гә якын бала ял иткән. Лагерьларда ЮХИ буенча «Игътибар-балалар!» чаралары үткәрелгән, ата-аналарга даими рәвештә ЮХИ турында белешмәлекләр җибәрелә.

- Кызганычка каршы, быел җәй балигъ булмаган яшүсмерләр арасында мопед һәм мотоцикллар белән идарә итү нәтиҗәсендәге имгәнү очраклары ешайды. Кайвакыт үз баласын бик нык яратучы ата-аналар аны сөендерергә теләп, сәламәтлеккә зыян гына түгел, хәтта аяныч хәлгә дә китерергә мөмкин булган бүләкләр сатып ала. Балаларын сөендерү теләге кайбер әти-әниләрнең күзләрен «томалый» һәм алар әңгәмәләргә, видеороликларга һәм мотоциклларда контрольсез йөрүнең куркыныч булуы турында кисәтүче башка чараларга игътибар да итми башлыйлар. Шуңа да карамастан, безнең балигъ булмаганнар, аларның әти - әниләре белән профилактик эш алып баруыбыз өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала, - диде Анна Бутина.

Комиссия утырышында катнашкан ЭЭБ начальнигы Александр Митрясов АҖ башлыкларын, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләрен бергәләп эш итәргә өндәде. «Безнең авылларда барысы да бер-берсен белә, шуңа күрә балаларның мотоциклларда, мопедларда шлемсыз, идарә итү күнекмәләре һәм машина йөртү хокуклары булмаган килеш, ата-аналарыннан башка йөрүләрен күрсәгез - өлкәннәрне кисәтегез яки полиция хезмәткәрләрен чакырыгыз. Шулай итсәк, без халкыбызның, бигрәк тә балаларыбызның сәламәтлеген һәм гомерләрен саклап калачакбыз», - диде ул.

Утырышка Ринат Фәсахов йомгак ясады. «Соңгы вакытта юлдагы вазгыять начарайды, без үлемгә китергән ЮТҺләрдә өч кешене югалттык, өч бала мотоцикллар белән булган аварияләр вакытында җитди тән җәрәхәтләре алды. Бу безнең профилактик эшне тиешенчә алып бармавыбызны күрсәтә. Әлеге мәсьәләләрне ата-аналар җыелышында күтәрергә, ЮХИ кагыйдәләре буенча документаль фильмнар күрсәтергә, тәртип бозучыларга карата катгый мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Барлык хезмәтләр дә бергәләп хезмәттәшлек итәргә тиеш һәм уртак тырышлык белән без юллардагы хәлләр торышын тәртипкә китерәчәкбез», - дип ассызыклады ул.

P. S. Безнең районда «Исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр ит» һәм «Балигъ булмаганнар-руль артында» дигән акцияләр игълан ителде. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр иткән өчен 5000 сум күләмендә бүләк каралган. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан, әлеге мәгълүмат тикшерелгәннән соң, район башкарма комитетыннан алырга була.

Хокук бозулар турында аноним рәвештә 2-26-73 (ЭЭБ) һәм 2-32-06 (ЮХИДИ идарәсе) телефоннары аша, шулай ук ЮХИДИ бүлегенең (clck.ru/355xmf.) Телеграм-каналында хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев