Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә куркынычсызлык дәресләре уза

Кар чаналары фаҗигале хәлләргә сәбәп булган

Дәресләрне Дәүләт техника күзәтчелегенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек башлыгы Рәис Хисмәтуллин үткәрә.

2025 елның 20 гыйнваренда Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге Яңа Чишмә урта мәктәбендә «Куркынычсызлык дәресе» үткәрде.      

 Дәрестә 9-11 сыйныф укучылары катнашты.   Дәрес барышында укучылар кар чаналарының конструктив үзенчәлекләре, теркәү һәм техник тикшерүне узу кагыйдәләре белән танышты. АІ категорияле тракторчы - машинист таныклыгын алу тәртибе, үзйөрешле машиналар - кар чаналарын дөрес эксплуатацияләү буенча таләпләр һәм хокук бозучыларга күзәтчелек органнары тарафыннан нинди административ җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин булуы җиткерелде. Транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт булмаган, дәүләт техника күзәтчелеге органнарында тиешенчә теркәмәгән килеш мототранспорт чаралары белән идарә итүчеләр   катнашындагы республикада булган фаҗигале очракларга да анализ ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев