Яңа Чишмә районында 10 ай эчендә 57 бала туган
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 10 ай эчендә 57 бала туган

ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 10 аенда районда 57 бала туган.

Малайлар күбрәк туган - алар 36, кызлар 21. Гаиләдә 16сы -  беренче, 15е - икенче, 17се - өченче һәм 9ы - дүртенче бала.

10 айда 45 туй булган (2021 елда - 44), 25 пар таркалган (2021 елда - 21).

Үлүчеләр саны туучылардан шактый күбрәк - 178 кеше үлгән (2021 елда - 215) - 107 ир-ат һәм 71 хатын-кыз. Кызганычка каршы, мәрхүмнәр арасында эшләп йөргән райондашлар да аз түгел.


Нет комментариев