Район халкы төлке һәм сукбай этләрдән зарлана
Районның күп кенә торак пунктларында байтак кына төлкеләр һәм сукбай этләр күзәтелә.
Район кешеләре аларны бернәрсәдән дә курыкмый, тавык, чебиләрне ташыйлар, ә сукбай этләр балалар өчен аеруча да куркыныч, диләр.
Төлкеләр һәм сукбай этләр бигрәк тә Яңа Чишмә, Красный Октябрь, Екатерина һәм Волчья Бистәләрендә, Шахмай һәм Тубылгы Тауда байтак.
Агымдагы елның 10 аенда 109 төлке, 77 сукбай эт тотылган һәм нейтральләштерелгән.
Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре аучылык белгечләре белән берлектә авыл җирлекләре янында, ферма һәм урманның буфер өлешендә ит ашаучы кыргый хайваннарның котыруына каршы 120 мең доза ораль вакцина таратканнар.
Төлкеләр һәм сукбай этләр буенча барлык сораулар белән авыл җирлекләрнең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә алар, үз чиратында, район башкарма комитетына гариза бирәчәк. Район башкарма комитетының эт һәм төлке аулаучы оешма белән килешүләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев