ЗАГС секторы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 аенда районда 54 бала туган, шул исәптән 21 малай һәм 33 кыз.
Гаиләләрдә 12 бала беренче, 15 бала икенче, 12се - өченче, 15е - дүртенче балалар булып дөньяга килгәннәр (чагыштыру өчен - 2023 елның 10 аенда 63 бала туган иде).
38 никах теркәлгән, 15 пар аерылышкан.
2024 елның 10 аенда районда яшәүче 150 кеше (шул исәптән 86 ир-ат һәм 64 хатын-кыз) вафат булган. 2023 елның 10 аенда 175 кеше вафат булган.
Нет комментариев