Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 8 ай эчендә исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 32 очрагына юл куелмаган

19 сентябрьдән юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уздырыла.

«Яңа Чишмә районында 2022 елның 8 аенда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 32 очрагына юл куелмаган. 7 машина йөртүче кабат шундый хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылды, - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Евгений Михайлов.

-Бу саннар Яңа Чишмә Дәүләт автоинспекторларының 32 бәхетсезлек очрагын кисәтүе хакында сөйли. Анда гаепсез кешеләр дә, хәтта балалар да зыян күргән булырга мөмкин иде бит.

Республикада 2022 елның 8 аенда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 300 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 10 бала үлгән һәм 312 бала җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

2

0

2

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев