2022 елның 29 августында Яңа Иванаево авылында төнге сәгать 2ләр тирәсендә ЮТҺ булган.
Яңа Чишмә районында булган ЮТҺнең сәбәбе - тизлекне арттыру.
«Әлеге хакта мәгълүмат Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең кизү тору частенә 2 сәгать 4 минутта «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы телефоны аша килде», - дип хәбәр итте Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Евгений Михайлов.
-Хәбәр килгәннән соң ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ЮТҺ урынына 5, ә Яңа Чишмә авылыннан ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 10 минут эчендә килеп җиттеләр.
ЮТҺ урынында шунысы мәгълүм булган: Балык Бистәсе районында яшәүче ВАЗ - 21144 автомобиле шоферы, автомобиль белән идарә иткәндә, тизлекне арттыра һәм идарәне югалтып, Яңа Чишмә районы, Яңа Иванаево авылы, Үзәк урамындагы бер гараж почмагына килеп бәрелә.
ЮТҺ нәтиҗәсендә шофер урында ук вафат була.
Нет комментариев