Яңа Чишмә районында ел ярымлык азык запасы әзерләнгән
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында ел ярымлык азык запасы әзерләнгән

Агымдагы елда районның барлык авыл хуҗалыгы оешмалары терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләгәннәр.

22,5 мең тонна печән әзерләнгән, 58 мең тонна силос һәм 65 мең тонна сенаж салынган. Шартлы берәмлекләргә күчерсәң, бу - бөртек фуражын исәпкә алмыйча (әйтергә кирәк, бусы да җитәрлек күләмдә) 35,4 центнер азык берәмлеген тәшкил итә.

Терлекләрне кышлату уңышлы булыр, дип уйлыйбыз.

Район кырларында бөртекле техник культураларның җыелмаган мәйданнары кала әле. «АгроРаздолье» ҖЧҖдә 2000 гектардан аз гына артыграк орлыкка кукуруз, ә «Агро-Основа» ҖЧҖ кырларында май орлыгына 1500 гектар көнбагыш, 2700 гектарда җитен һәм 1000 гектардан артык бөртеккә кукурузны җыеп аласы бар.


Нет комментариев