Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында эшләп килүче «Моңлы чишмә» ансамблена Халык исеме бирелде

Бүген Казан шәһәрендә Татарстанда эшләп килүче коллективларга Үрнәк һәм Халык исемнәре бирелде. Алар арасында безнең районда 2018 елдан эшләп килүче «Моңлы чишмә» җыелма ансамбле да бар.

Әлеге коллективны Чаллы Башы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Кыям кызы район «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә оештырды. 7 ел эшчәнлек дәверендә «Моңлы чишмә» тамашачы мәхәббәтен яулады. Аларның моңлы җырлары, милли киемнәре, сәхнәдәге образлары күңелләргә үтеп кереп, һичкемне битараф калдырмый.

Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез! «Моңлы чишмә» үзенең моңнары белән тагын озак еллар күңелләрне җилкендереп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев