Яңа Чишмә районында - яңа прокурор
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында - яңа прокурор

РФ Генераль прокуроры боерыгы белән Яңа Чишмә районы прокуроры итеп ГЫЙЗӘТОВ Руслан Айрат улы билгеләнгән.

Р. А. Гыйзәтов 1979 елның 19 июлендә Татарстан АССРның Кама Тамагы эшчеләр поселогында туган.

Югары белемле, 2001 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче ТРның Әлки районы прокуроры булып эшләгән.

Элек Яңа Чишмә районы прокуроры булып эшләгән С. Г. Козлов Әлки районы прокуроры вазыйфасына күчерелгән.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев