Яңа Чишмә районында сугышның соңгы ветераны вафат булды
Каты авырудан соң 93нче яшендә Петропавел Бистәсеннән сугыш ветераны Григорий Иванович Быков вафат булды.
Ул 1932 елда туган, армиягә алынганчы колхозда механизатор булып эшләгән.
1951 елда армиягә алына, Көнбатыш Украинада хезмәт итә. Хезмәт вакытында кулына корал тотып хуторларны, авылларны һәм шәһәрләрне бандитлардан һәм бандерачылардан “чистарткан”, шулай ук хәрби объектларны саклаган. Еш кына үлем белән йөзгә йөз очрашкан.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, шофер булып эшли, хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Григорий Иванович үз Ватанының чын патриоты иде, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур иҗтимагый эш алып барды.
Аның тормышы батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булды.
Без аны киләчәгебез өчен көрәшкән герой һәм соңгы көннәренә кадәр үз идеалларына тугры калган кеше буларак истә тотачакбыз.
Григорий Иванович Быков турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Яңа Чишмә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты
Районның ветераннар Советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев