Район башлыгы Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районыннан мобилизацияләнүчеләрнең туганнары белән очрашкан.
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга тагын бер гуманитар йөк илтү мәсьәләсе турында фикер алышканнар.
Район хакимияте хәрбиләргә «Шевроле-Нива» а/м җибәрергә, шулай ук кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча бүлеп бирергә карар кылган.
Гуманитар йөк безнең хәрбиләр булган өч урынга җибәреләчәк.
Сәфәр 20-21 гыйнварда планлаштырыла һәм районның барлык битараф булмаган кешеләре безнең егетләргә ярдәм күрсәтә ала. Район хакимиятендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» дигән ярдәм җыю пункты эшли.
Саклану вакыты озак булган ризыклар, җылы киемнәр, шәхси гигиена әйберләре һ. б. китерергә мөмкин.
Әйдәгез, егетләребезгә ярдәм итик!
Нет комментариев