Яңа Чишмә районында хөрмәтле хезмәт ветераны вафат булган
Шушы көннәрдә Шахмай авылында 88 яшендә вафат булган Әсхәт Зарип улы Шәриповны соңгы юлга озатканнар.
Әсхәт Шәриповның бөтен хезмәт эшчәнлеге туган авылы Шахмай белән бәйле, ул анда 30 елдан артык мәктәп директоры булып эшләгән.
Хатыны белән алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да алар эзеннән киткән һәм педагог булганнар.
Педагогик эшчәнлегендәге югары күрсәткечләре өчен Ә.З. Шәрипов «Фидакарь хезмәте өчен» медале, «РСФСР мәгариф отличнигы» һәм «СССР мәгариф отличнигы» билгеләренә лаек булган.
Яңа Чишмә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты Әсхәт Зарип улы Шәриповның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев