Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районындагы җылыту пунктына 68 пассажир урнаштырылган

Һава шартларының начарлануы (көчле буран, юлның начар күренүе) аркасында 11 гыйнварда автоюлларда сәгать 15:00дән башлап автобуслар һәм йөк ташучы машиналар хәрәкәте туктатылган.

Яңа Чишмә районында Казан-Оренбург автомобиль юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре 68 пассажир белән ике автобусны туктаткан. Алар Акъяр авылында «Хорошее место» кафесындагы җылыту пунктына урнаштырылып бутербродлар һәм кайнар чәй белән сыйланганнар.

12 гыйнварда иртәнге сәгать 6.30да хәрәкәт чикләүләре бетерелгән һәм пассажирлар билгеләнгән урыннарга киткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Яңа Чишмә районында Казан — Оренбург автотрассасында 4 җылыту пункты бар. Болар: «Хорошее место» (Акъяр авылы), «У дороги», «Уют» (Ленино авылы), «Мосафир» (Зирекле авылы) кафелары.

Бу хакта «ЯЧХ» редакциясенә Яңа Чишмә районы ЕДДС җитәкчесе Суфия Сәлахетдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев