Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Район волонтерлары район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Тарновский җитәкчелегендә СВО зонасына гуманитар йөк илтергә киттеләр.

Йөкне бөтен район җыйды, мәгариф, мәдәният учреждениеләренә, яшьләр оешмаларына һәм битараф булмаган барлык район халкына аерым рәхмәт.

Алгы сызыкка сугышчылар өчен кирәкле булган рацияләр, генераторлар, пленка, шәхси гигиена әйберләре, тәм-томнар, шәхси посылкалар һәм хатлар җибәрелде.

Игорь Тарновский белән бергә СВО зонасына волонтерлар Александр Карпов, Геннадий Котов, Илгизәр Насыйбуллин, Евгений Козлов, Сергей Гульков, Алексей Трондин, Дмитрий Никитин һәм Анатолий Савельев китте.

Аларга хәерле юллар һәм исән-сау өйләренә кайтуларын телик!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев