Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының ике авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычлары тапшырылган

Муниципаль берәмлекләр арасында 2024 елда үткәрелгән республика смотр-конкурсына йомгак ясалган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнгән һәм аларга яңа «Лада-Нива-Тревел» автомобильләре тапшырылган. Бу хакта «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 19 нчы съездында игълан ителгән, анда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге район делегациясе дә катнашкан.

Яңа автомашиналар ачкычларын Акбүре һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре башлыклары - Җәүдәт Җәләлетдинов һәм Фәнил Исмәгыйловлар алган. Аларны конкурста җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа автомобильләрнең аларга торак пунктлардагы мөһим мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә ярдәм итүен телибез.

Яңа Чишмә районының ике авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычлары тапшырылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев