Татарстан Республикасында ел саен уздырыла торган «ЭКОлидер» республика конкурсына йомгак ясалган.
«Җирле үзидарә органнары» конкурс төркемендә «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлар өчен» дигән номинациядә җиңүчеләр арасында безнең район авыл җирлекләре дә бар, болар - Әдәмсә (I урын) һәм Чабаксар АҖ (II урын).
ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков җирлек башлыклары Альмира Нәҗметдинова һәм Марина Гурьяновага I һәм II дәрәҗә Дипломнар, махсус техника алу өчен 80 мең һәм 60 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырган.
Нет комментариев