Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә студенты Минск трактор заводында практика уза

Белоруссия һәм Россиянең студентлар отряды инде дистәләгән еллар үзара хезмәттәшлек итә. Яшьләр хезмәт куя торган күпсанлы юнәлешләр арасында Минск трактор заводында инде өченче тапкыр оештырылган «Тракторосторитель - 2024» проекты да бар.

Быел ул сигез студент отрядыннан: Беларусь Республикасы югары уку йортларыннан 85 егет һәм кызны, шулай ук Казан дәүләт аграр университетыннан яшьләрне җыйган.

 Отряд профиленә һәм куелган бурычларга карап, студентлар цехларда, торак-коммуналь бүлектә һәм җәмәгать туклануы комбинатында эшлиләр. Әмма барысының да омтылышы уртак - каникулларны файдалы уздыру һәм, әлбәттә, акча эшләү.

Быел һөнәри тәҗрибә алырга Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент килгән, алар ике - «Алга» һәм «Татарстан» отрядларын оештырган. Яшьләр арасында беренче курс студенты, Яңа Чишмә муниципаль районында туып үскән Риназ Мусин да бар. Егет Беларусьта җитештерү практикасы урынын сайлаган. 

- Россиянең студентлар отряды ярдәме белән миңа беренче тапкыр Белоруссиягә барып, «Минск трактор заводы» тракторларын җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсендә эшләү мөмкинлеге бирелде, ди Риназ. - Минем бурыч - трактор кабинасындагы поворотниклар өчен чыбыклар сузу. Эштән буш вакытта мин безнең өчен проект штабы әзерли торган чараларда катнашырга тырышам, спорт белән шөгыльләнәм, төркемдәшләр белән дә (хәзер инде дуслар) аралашам, без Минскның кызыклы урыннарында булабыз.Егетләрнең остазы, мастер Алексей Протасевич «Безгә менә дигән шәп ярдәм килде», дигән.

- Егетләр бик тиз өйрәнәләр, шунда ук эшкә керештеләр, бернинди проблема юк. Беренче вакытта, әлбәттә, хаталар була инде, ләкин ансыз берничек тә булмый бит. Барысына да бертигез карыйбыз һәм ышанабыз. Егетләр без нәрсәләр эшлибез, алар да шуны башкара, тик өлкән иптәшләрнең күзәтүе астында.

«Тракторосторитель - 2024» дип аталган студентлар хезмәт проекты үз эшен август ахырында тәмамлаячак. Әмма хезмәт көннәреннән тыш, егетләр өчен дә бай мәдәни программа оештырылган.


 Алар башкала театрлары һәм кинотеатрларына, музейларга йөриләр, шашка, волейбол, футбол, стритбол, дартс, аркан тартышу, гер күтәрү буенча отрядлар арасында спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашалар. Ләкин, иң мөһиме, биредә үткән вакыт аларга озакка истә калачак.

Данила Багурин,
студентлар отряды җитәкче урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев