Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеена кыйммәтле бүләк

28 июньдә туган якны өйрәнү музее бертуган Якушевларны — Павел Алексеевич һәм Михаил Сергеевичны каршы алды.

«Павел Алексеевич Якушев Ташкенттан Яңа Чишмәгә беренче тапкыр 2 ел элек биредә яшәүче туганнан туган абыйсы Михаил белән очрашырга кайткан иде, - бу хакта безгә музейның фәнни хезмәткәре Галина Талаева сөйләде.

- Бөек Ватан сугышыннан соң Ташкентка күчеп киткән бабасы Николай Степанович Якушевның туган ягы тарихына кагылырга теләп, Павел архивлардан уникаль экспонатлар эзләп таба: болар – Казан губернасы Чистай өязе Яңа Чишмә шәһәрлегенең 1879 елгы планы күчермәсе һәм Троица Храмы таш манарасының 1868 елның 18 сентябрендә ясалган проекты.

Әлеге уникаль документларның кү-чермәләрен ул безнең музейга алып кайтып бүләк итте.

Бу материаллар районыбызның тарихи мирасын саклау өчен зур әһәмияткә ия. Килүчеләргә ихлас күңелдән кече ватаныбыз тарихын популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев