Муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре ел саен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында декларацияләр тапшыра - моны алар закон буенча эшләргә тиешләр.
Бу хакта семинарда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева искәрткән.
Ирина Игоревна семинарда катнашучыларның игътибарын хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы 2022 елгы Белешмәләргә кагылышлы кайбер яңалыкларга һәм мөһим моментларга юнәлткән.
Хезмәткәрләр керемнәрен 1 гыйнвардан ук декларацияли ала. Белешмәләр бирү 30 апрельдән дә соңга калмаска тиеш. 2022 елгы керемнәре турында махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук ДНР, ЛНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләре территорияләренә хезмәт бурычларын үтәү өчен командировкага җибәрелгән хезмәткәрләр мәгълүмат бирми. Бу шулай ук командировкадан кайткан кешеләргә дә кагыла. Бу хактага Указга РФ Президенты декабрь ахырында кул куйган. Ә менә ял, декрет яки больничный хезмәткәрне табышлары турында Белешмә бирү бурычыннан азат итми.
Белешмәләрне тутыру өчен банклардан, брокерлардан, иминият компанияләреннән һәм башка финанс оешмаларыннан һәрвакыт бердәм форма буенча мәгълүмат сорарга кирәк, дип аңлатты ул. Әгәр муниципаль хезмәткәр милек сатудан керем алган икән, аңа белешмәдә һәр объект буенча аерым мәгълүмат күрсәтү зарур. Дәүләт тарафыннан күрсәтелгән төрле ярдәм чараларын да декларациягә кертергә кирәк.
«Ялгышлык белән яки онытып ясалган хаталар вазыйфадан азат итүгә китерергә дә мөмкин», - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
Ирина Лобачева шулай ук 2023 елның 1 мартыннан үз көченә кергән закон нигезендә үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкаручы район Советы депутатлары, хисап чоры дәвамында депутат һәм аның хатыны (ире) 3 еллык керемнәреннән артып киткән суммага килешүләр төземәгән булсалар, бу хакта депутат Татарстан Республикасы Рәисенә хәбәр итәчәк, дип билгеләп үтте.
Нет комментариев