«Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленең нәтиҗәләре мәгълүм, анда безнең район укучылары да катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, әлеге фестиваль республикабызның мәгариф оешмаларында белем алучы балаларның һәм яшүсмерләрнең сәнгати-эстетик иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Ул 2 этапта узган. Март аенда булган муниципаль турда районның 12 мәктәбеннән 150дән артык бала катнашкан. Республика этабына 8 номинациядә 22 иҗади эш җибәрелгән.
Җиңүчеләр исемлегенә түбәндәгеләр кергән:
«Декоратив-гамәли эшләнмәләр» номинациясендә «Россия сувенирлары» дигән темага эшләнмәләр конкурс-күргәзмәсендә:
- Янова Дарья, балалар иҗаты үзәге, Яңа Чишмә урта мәктәбе (педагогы - Янова Е. П.) - III дәрәҗә дипломант;
- Сальцина Алиса, Черемухово мәктәбе (педагогы - Сальцин М. П.) - III дәрәҗә дипломант;
- Тузык Софья, гимназия (педагогы - Лосева Т. П.) - II дәрәҗә дипломант;
- Рамазанов Таһир, гимназия (педагогы - Попков В. В.) - III дәрәҗә дипломант;
- Нуруллина Дилә, Шахмай мәктәбе (педагогы - Гыйльметдинова И. Х.) - III дәрәҗә дипломант;
- Рамазанова Исламия, гимназия (педагог - Лосева Т. П.) - II дәрәҗә дипломант;
- Минаев Савелий, гимназия (педагог - Попков В. В.) - III дәрәҗә дипломант;
- Азарян Ваган, гимназия (педагог - Попков В. В.) - III дәрәҗә дипломант;
- Панков Иван, гимназия (педагог - Попков В. В.) - I дәрәҗә дипломант;
- Артем Храмышев, гимназия (педагог - Попков В. В.) - III дәрәҗә дипломант;
- Соловова Анастасия, гимназия (педагог - Лосева Т. П.) - III дәрәҗә дипломант;
«Иң яхшы күргәзмә экспозициясе» номинациясендә Яңа Чишмә районы - III дәрәҗә дипломант булган.
«Театр иҗаты» номинациясендә:
- «Вдохновение» коллективы, Черемухово мәктәбе (педагоглар - Морозова А.Ф., Павлухина Н. А.) - I дәрәҗә дипломант.
«Хореография» номинациясендә:
- «Родничок» коллективы, Чуаш Чабаксары мәктәбе (педагог - Ильдулова Л. И.) - I дәрәҗә дипломант;
- «Ритм» коллективы, Черемухово мәктәбе (педагог - Морозова А. Ф.) - III дәрәҗә дипломант.
«Халык вокалы» номинациясендә:
- Янова Дарья, Яңа Чишмә урта мәктәбе (педагогы - Мазманян Л. Н.) – III дәрәҗә лауреат булган.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Нет комментариев