Яңа Чишмә волонтерларына рәхмәт сүзләре
Рәхмәт сүзләрен СВО зонасында булучы Акбүре егете Илнур Миншин җиткерде
«Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы! Бүген мин гуманитар ярдәм алдым: генератор, электр конвекторы, насос, су өчен савытлар.
Илгизәр һәм Эльмира Насыйбуллиннарга, Александр Карпов, Илназ Сабирҗановка зур рәхмәтемне әйтәсем килә, алар миңа әти-әнием алып биргән машинаны ремонтларга ярдәм иттеләр һәм бирегә җибәрүне оештырдылар. Якташларым, һәрвакыт шулай олы йөрәкле, киң күңелле булып калыгыз!
Шулай ук гуманитар ярдәм төялгән машинаны частькә кадәр алып килгән Югары Ослан егетләренә дә зур рәхмәт.
Аллаһы Тәгалә һәркемгә сәламәт булуны, тыныч күк йөзен насыйп итсен. Сезне хөрмәт итеп, «ШАЙТАН».
ҖИҢҮ БЕЗНЕКЕ БУЛАЧАК!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев