«Яңа Чишмә хәбәрләре» хезмәткәрләре «Яңа медиалар фестивале»ндә катнашты
Фестиваль кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен заманча цифрлы технологияләргә интенсив өйрәтү узды.
Яңа формат
Медиасферадагы актуаль трендларга багышланган өч көнлек фестиваль бөтен Татарстаннан журналистлар җыйды. Башта Яшел Үзән районындагы «Мирас – Наследие» лагере базасында мастер-класслар үткәрелде. Кызыклы контент булдыруның үз методикасы белән Свердловск өлкәсе Сысерть шәһәрчегеннән журналист Мария Савичева уртаклашты. Тере аралашу һәм конструктив диалог ике якны да баетты.
Шулай ук мастер-класслар вертикаль видео – социаль челтәрләрнең төп трендларының берсен булдыруга; зур мәгълүмат блокларын алыштыра торган карточкалар ясауга һәм мессенджерларның бизәлешенә багышланган иде.
Фестивальнең соңгы көнендә журналистлар эшенә ясалма интеллектны кертү турында сөйләштеләр. «Бурыч үтәүче хезмәткәр буларак ясалма интеллект» дигән кызыклы тәҗрибә белән Иркутскидан нейрочелтәрләр буенча эксперт Михаил Неустроев чыгыш ясады.
Журналистлар бу алдынгы технологияләрнең мөһимеленә «Татмедиа» директоры урынбасары Алсу Исмәгыйлева үткәргән «Цифрлы редакция 2.0» мастер-классында тагын бер кат инандылар.
Фестивальдә уку белән беррәттән иҗади эшләр конкурсы да узды, анда катнашучылар үз роликларын һәм медиапроектларын тәкъдим иттеләр. Конкурста дүрт номинациядә призлы урыннар һәм Гран-при уйнатылды.
Фестивальдә дубляж буенча редактор урынбасары Лилия Фәттахова һәм корреспондент Ольга Иванова да актив катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев