Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә энергия куәтле тракторларга техник карау үткәрелгән

2022 елның 20 сентябрендә шәхси эшмәкәр В.А. Попковта еллык техник тикшерү үткәрелгән. Анда 12 берәмлек техника бар, шуларның 8зе - энергия куәтле тракторлар.

Хәзергесе вакытта алар Яңа Чишмә һәм якын-тирә районнарның авыл хуҗалыгы оешмаларында җирләрне туңга сөрүдә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.

Тикшерү барышында техниканың теркәү документлары, техник торышы, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән тәэмин ителеше, тракторчы-машинист таныклыкларының булу-булмавы тикшерелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык тракторлар җитештерү елларының төрле булуына карамастан, яңа гына завод конвейерыннан төшкән кебек күренәләр, димәк, аларны тиешенчә әзерләгәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык тракторларга ТО узу турындагы таныклыклар биреләчәк.

 Рәис Хисмәтуллин - Гостехнадзорның Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев