Яңа Чишмәдә яңа билгеләнү
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яңа билгеләнү

«Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры боерыгы белән «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы башлыгы итеп Сәмигуллин Марат Марс улы билгеләнде.

М.М. Сәмигуллин 1965 елның 20 октябрендә Азнакай районының Җиңү поселогында туа. Югары белемле – 1990 елда Казан инженерлык-төзелеш институтының автомобиль транспорты һәм юл төзелеше факультетын тәмамлаган.

Бу вазыйфага билгеләнгәнче «Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы директоры булып эшләгән.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.


Нет комментариев