Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яңа мәчет төзелә

Район үзәгендә күптән түгел генә иске мәчет сүтелеп, аның урынында яңа мәчет төзелеше башланып китте. Укучыларыбыз сорауларын да истә тотып, без районыбызның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фагизов белән әлеге мәсьәләгә ачыклык керттек.

-Раил хәзрәт, апрель азагында элеккеге мәчет тулысынча сүтеп алынып, анда хәзер төзелеш эшләре бара. Манарасы гына матур булып торып калды. Кайбер кешеләр, мәчетебез бик иске түгел иде бит әле, нишләп сүттеләр икән дип сорау бирә. Ни сәбәпле бу зур эшкә керештегез?

- Әссәләмү гәләйкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтүх. Бу олы эшкә алынуыбызның сәбәпләре берничә. Беренчедән, мәхәлләбез зурайды, мәчетебез безнең таләпләргә туры килми башлады. Бәйрәм намазларында ул хәзер барлык килүчеләрне сыйдырмый. Иске мәчет бинасында йөзгә якын кеше намаз укый ала иде. Башка бүлмәләрне дә куллансак, иң күбе 120 ләп кеше сыя иде. Ә Корбан бәйрәмнәренә хәзер кимендә 140-150 кеше килә башлады.

Икенчедән, мәчетебез 1998 елда иске форматта төзелгән иде. Ул бик күп авыл мәчетләрен хәтерләтә. Яңа Чишмәгә килүчеләр дә район мәчете өчен ул зуррак һәм матуррак булырга тиеш дигән фикерләр белдерәләр. Чыннан да, район мәчете ул – мәхәлләбезнең күрке дә булырга тиеш.

Өченчедән, мәчеткә исем куштырырга, никах укытырга киләләр. Андый максатлар өчен уңайлы булган аерым бүлмәләр юк иде. Мәчеттә хатын-кызлар өчен аерым бүлмәләр булуы да шарт.

-Раил хәзрәт, димәк, яңа мәчет әлеге таләпләргә җавап бирәчәк?

-Әйе, яңа бина 250 кешегә исәпләнгән. Аның балконлы мансарда өлешендә хатын-кызлар өчен намаз уку мөмкинлеге булачак, анда якынча егермеләп кеше сыячак.

-Яңа мәчет бинасының архитектурасы нинди булачак?

- Безнең мәчет Түбән Кама районының Үрәтмә авылы мәчете проектына нигезләнә. Анда да манара аерым урнашкан. Ул проект безнең таләпләргә тулысынча туры килә.

-Мәчет төзелеше – ул зур чыгымлы эш дип уйлыйм. Чыгымнарны кемнәр күтәрә?

- Чыгымнарны тулысынча халык күтәрә. Районыбызда һәм читтә яшәгән эшмәкәрләр дә бу саваплы гамәлгә кушылды: кемдер акча белән, кемнәрдер төзелеш материаллары белән ярдәм итә. Бинаны түбә астына кертерлек материал туплангач кына төзелешне башладык.

-Димәк, төзелеш озакка сузылмаячак?

-Быел түбә астына кертеп калдырырга ниятлибез. Алдагы елда эчке эшләрне төгәлләрбез дип уйлыйбыз, Ин шәә Аллаһ.

-Ә бу төзелеш вакытында мәхәллә халкы бәйрәм намазларын кайда укый? Гомумән, җомга намазлары һәм башка дини гамәлләр башкаруны ничек хәл итәсез?

-2022 елда безнең мәчет янында укыту-тәрбия бинасы ачылды, Әлһәмдүлилләһ. Анда дәресләр алып барыла, Корбан ашлары үткәрелә, никахлар һәм башка чаралар үткәрелә. Без бүгенге көндә шунда күчтек.

-Раил хәзрәт, мәчет төзелешенә бөтен халык үз өлешен кертә дидегез. Бүгенге көндә дә дәвам итәме әлеге ярдәм? Эчке эшләр өчен дә финанс чыгымнары күп кирәк булачак бит.

-Әлһәмдүлилләһ, әйе, халык нык ярдәм итә. Үз счетыбыз бар, бу изге эштә катнашырга теләүчеләр күп, ярдәмнең туктаганы юк.

Шушы көннәрдә безнең янда район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Егор Тарнавский да булып китте һәм ул да төзелештә үз ярдәмен ышандырды.

Район үзәгендә күптән түгел генә иске мәчет сүтелеп, аның урынында яңа мәчет төзелеше башланып китте. Укучыларыбыз сорауларын да истә тотып, без районыбызның имам-мөхтәсибе Раил хәзрәт Фагизов белән әлеге мәсьәләгә ачыклык керттек.

-Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Раил хәзрәт! Яңа мәчет үзенең ишекләрен тизрәк ачсын, фарыз гыйбадәтләр кылынсын, мөселманнарның күңеле пакьләнсен дигән теләктә калабыз.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле урыннар - мәчетләр” - дип әйтеп калдырган. Ә мәчетләрнең зиннәте – мөселманнар. Җәмгыятьтә, кешеләр арасында чыккан проблемаларның күпчелеге нәкъ авыру калебләрдән килә. Иминлек, матурлыкны бозучы көнчелек, тәкәбберлек, икейөзлелек, каты бәгырьлелек кебек чирләрдән арынмыйча, җәмгыятькә иминлекне кайтарып булмас. Барыбызга да имин, тыныч, саваплы гамәлләрне күбрәк кылып, матур итеп яшәргә язсын.

Лилия Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев