Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Яшьләр үзәге ачылганын көтүче яшьләр кул кушырып утырмыйлар

30 октябрьдә өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар районның яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашканнар.

«Форпост» оешмасы директоры Дарья Селиверстова үз бурычлары турында җентекләп сөйләгән, алар яшьләрнең иҗат итү, белем алу һәм үз-үзләрен һәръяклап үстерү өчен уңай шартлар тудырудан гыйбарәт. 

Биредә даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә: мастер-класслар, тренинглар, лекцияләр, фестивальләр һәм конкурслар. "Форпост«ның игътибары яшь талантларга үз идеяләрен тормышка ашыруда ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Очрашу барышында активистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биргәннәр. Дарья һәр сорауга да тулы җавап биргән, мөмкин кадәр тулы мәгълүматлар җиткергән. Очрашуда катнашучылар аның чыгышын бик мәгълүматлы һәм файдалы дип тапканнар, «Форпост» һәм булачак Яшьләр үзәге турында байтак кына яңа мәгълүматлар алганнар.

Дарья Селиверстова сүзләренчә, бу үзәк яшьләрнең барлык ихтыяҗларын исәпкә алып төзеләчәк. Биредә үз-үзеңне үстерү өчен шактый мөмкинлекләр булачак — спорт секцияләре, иҗади остаханәләр, белем бирү программалары һ.б. Яңа үзәк безнең район яшьләре өчен кызыклы һәм файдалы урын булыр, дип көтелә.

Яңа Чишмәдә Яшьләр үзәге ачылганын көтүче яшьләр кул кушырып утырмыйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев