Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр

Аларга 30шар мең сум штраф салганнар һәм 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

2023 елның 14 ноябрендә 8 сәгать 30 минутта 37 яшьлек яңачишмәле гр. Лобачев К. А. Daewoo Nexia а/м руле артында Яңа Чишмә авылының Совет урамындагы 56 нчы йорт янында исерек хәлдә булган.

Ул медицина тикшерүен узудан баш тарткан.

Гр. Лобачев К. А. эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәбен әйтмәгән.

Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Лобачев К. А. адм. хокук бозуда (РФ КоАПның 12.26 ст. 1 ч.) гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән. 

— Карар 2024 елның 4 февралендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А. С. Мокеев.

2023 елның 14 декабрендә 22 сәгать 40 минутлар тирәсендә 31 яшьлек яңачишмәле гр. Лазарев А. А. Яңа Чишмә авылының Ленин урамында LADA 219010 GRANTA автомобиле руле артында исерек хәлдә булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Лазарев А. А. эшне карап тикшерүгә килмәгән, судка килмәү сәбәбен әйтмәгән.

Мировой суд карары белән Г. Лазарев А. А. адм. хокук бозуда (РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч.) гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.

— Карар 2024 елның 6 февралендә законлы көченә керде, — дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А. С. Мокеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев