Яңа Чишмәдә өй туе
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә өй туе

14 июльдә район үзәгенең «Көнбатыш» микрорайонында шатлыклы вакыйга булды.

Яңа Чишмәдә яшәүче Шишкиннар гаиләсенә яңа йорт ачкычларын тапшырдылар. Бу шатлыкны алар белән район җитәкчелеге, Өмет урамындагы матур коттедж янында җыелган хезмәттәшләре дә уртаклаштылар.

Узган елның көзендә безнең РҮХгә «Земский доктор» программасы буенча табиб-кардиолог Светлана Шишкина эшкә урнашкан иде, ире Роман ЭЭБгә эшкә участок уполномоченные булып керде. 
Тулы булмаган ел дәвамында Светлана Анатольевна үзен грамоталы белгеч һәм игътибарлы табиб итеп күрсәтә, эшкә булган намуслы карашы белән тиз арада хезмәттәшләренең һәм пациентларның ышанычын яулый. Аның турында бары тик яхшы фикерләр генә барлыкка килә.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Шишкиннар гаиләсен өй туе белән җылы котлады һәм республика Рәисенең ярдәме белән без районыбызга кирәк булган белгечләрне уңайлы торак белән тәэмин итә алабыз, дип билгеләп үтте. Ул гаиләгә яңа йортта бәхетле, тыныч тормыш теләде, ачкыч һәм бүләкләр тапшырды.

Роман Шишкин шундый бүләк өчен рәхмәт белдереп, гаиләнең район файдасына озак еллар эшләячәген ышандырды.

Яңа Чишмәдә өй туе


Нет комментариев