Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Сабантуй 8 июньдә узачак

Татарстан Рәисе Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә һәм Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуй үткәрү даталары билгеләнде.

Республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) Сабантуйлар 7-8 июньдә узачак.

Чаллы шәһәрендә – 14 июнь.

Республика башкаласы Казанда – 21 июнь.

Безнең Яңа Чишмә районында авыл җирлекләрендә Сабантуйлар 7 июньдә, район үзәгендә 8 июньдә узачак.

Быел безнең район 31 майда Оренбург өлкәсенең Татар Каргалы бистәсендә һәм 21 июньдә Казан шәһәренең Аккош күле территориясендә булачак Сабантуйларда катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев