Яңа Чишмәдәге балалар бакчасыннан күчтәнәчләр
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге балалар бакчасыннан күчтәнәчләр

Райондагы балалар бакчасы СВОда катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю акциясендә катнашкан.

«Крепыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үзләренең Яңа ел котлауларын, теләкләрен язып, рәсемнәр ясаганнар, ә аларның әти-әниләре хәрбиләргә посылка җибәрер өчен, җылы оекбашлар алып килгәннәр. Балалар бакчасы пешекчеләре дә читтә калмаганнар — токмач кискәннәр. Посылка әзер! Бу хакта «Крепыш» авыл җирлеге мөдире Надежда Федорова хәбәр итте.


Нет комментариев