Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге Интернат-йорт кунаклары биредә Яңа ел хәйрия акцияләре үткәрә

Әлмәт районының Ямаш авылы халкы Интернат-йортта яшәүче һәр кешегә бүләкләр әзерләгән.

Бу хакта редакциягә Интернат-йорт белгече Гүзәлия Мостафина хәбәр итте.

- Ямаш авылы кешеләре Ольга исемле волонтер җитәкчелегендә безнең Интернат-йортта яшәүче һәр кешегә бүләкләр җыеп тапшырдылар. Игелекле аш-су осталары камыр ризыклары пешергән. Кыш бабай белән Кар кызы биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәмне алып баручы Убырлы Карчык белән берлектә кызыклы уеннар һәм викториналар үткәрде, җырчылар исә әби-бабайларга үзләренең искиткеч чыгышларын тәкъдим иттеләр. 

Интернат-йорт коллективы һәм директор Залина Лизунова биредә яшәүчеләр өчен әзерләнгән бәйрәм программасы һәм бүләкләр өчен ямашлыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. 
Аннары бирегә Түбән Кама балалар йортыннан да кунаклар килгән, балалар әби-бабайларга үз куллары белән эшләнгән открыткалар һәм йомшак уенчыклар бүләк иткәннәр. Алар җырлаганнар һәм шигырьләр сөйләгәннәр. Интернат-йорт хезмәткәрләре, үз чиратларында, балаларга Яңа елга дип мандариннар һәм виноградлар тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев