Яңа Чишмәдән сигез гимназист Анапага ял итәргә бара
Бу «Тату сыйныф серләре» конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булган
Яңа Чишмә гимназиясенең 7 «В» сыйныфы ел саен үткәрелә торган «Тату сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының ярымфиналында призер булган.
Бу конкурста җиңгән өчен җиденче сыйныф укучыларын Кара диңгез яр буендагы лагерьга сәяхәт белән бүләкләгәннәр.
Бу көннәрдә сыйныф җитәкчесе Гөлфия Вафина белән бергә сигез укучы онытылмаслык сәяхәткә юл алган. Казанга кадәр балаларны әти-әниләре озаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев