Акция кысаларында Нурлат шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чирмешән районы бүлекчәсе начальнигы җәяүлеләр киемендәге яктылыкны кайтаручы элементлар тематикасы буенча аңлату эшләре алып барган.
Яңа Чишмә гимназиясе укучылары педагоглар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җитәкчелегендә урамга чыгып, караңгы вакытта киемдә яктылыкны кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеге турында халык арасында агитация эшләре алып барганнар.
Яшь юл инспекторлары акциядә катнашучыларга яктылыкны кайтаручы элементлар тапшырганнар.





Нет комментариев