Район башкарма комитеты район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен Яңа елга иң яхшы бизәү буенча конкурс үткәрү турында боерык чыгарган.
Конкурсның максаты - район үзәгендә һәм торак пунктларда бәйрәм атмосферасы булдыру, аларның архитектура йөзен яхшырту һәм учреждениеләр тирәсен төзекләндерү.
Конкурс алты номинация буенча үткәреләчәк:
- кулланучылар базары предприятиеләрен (кибетләр, кафе, даруханәләр, АЗСлар) иң яхшы комплекслы бизәү;
- мәгариф учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын иң яхшы комплекслы бизәү;
- район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре биналарын иң яхшы комплекслы бизәү;
- авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң яхшы комплекслы бизәү;
- шәхси йортларны иң яхшы бизәү.
-авыл хуҗалыгы оешмалары биналарын иң яхшы бизәү.
Конкурста җиңүчеләр өчен премияләр каралган:
1 урын - 5-7 мең сум.
2 урын - 3-5 мең сум.
3 урын - 2-4 мең сум.
Һәр номинация буенча гомуми сумма 16 мең, барлыгы 96 мең сум. Нәтиҗәләр 20 – 26 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү районның Төп чыршысын ачу тантанасында булачак.
Нет комментариев