Яңа елга әзерләнәбез
Район яңалыклары

Яңа елга әзерләнәбез

Район башкарма комитеты тарафыннан район предприятиеләрен һәм учреждениеләрен Яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрү турында боерык кабул ителде.

Конкурс алты номинация буенча уздырыла:

- сәүдә предприятиеләрен иң яхшы бизәү (кибетләр, кафе, даруханә, АЗС);

- мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын иң яхшы бизәү;

- район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре биналарын яхшырак бизәү;

- авыл җирлекләрендә мәйданчыкларны иң яхшы бизәү;

- авыл хуҗалыгы предприятиеләрен иң яхшы бизәү;

-  шәхси йортларны иң яхшы бизәү.

Җиңүчеләр өчен премияләр каралган:

1 урын-10 мең сум

2 урын-7 мең сум

3 урын-5 мең сум.

Нәтиҗәләр 22-26 декабрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү – 26 декабрьдә районның төп чыршысын ачу тантанасында булачак.


Нет комментариев