Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа сафларда – хәрби хезмәткә яңа чакырылучылар

Армиягә китәр алдыннан районның унсигез егете хәер-фатиха алды

17 октябрьдә Яңа Чишмәдә көзге хәрби  чакырылышка багышланган «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне – 2025» тантаналы чарасы узды. Җиңү мәйданына, Азат итүче солдат һәм Мәңгелек ут янына тиздән хәрби форма кияргә һәм Россиянең милли мәнфәгатьләрен якларга җыенучылар җыелды.

Тантананың төп сәбәпчеләре – хәрби бурычын үтәргә әзерләнүче унсигез егет. Аларга теләктәшлек күрсәтергә һәм рухи ныклык өстәргә рәсми затлар, руханилар һәм якташлары килде.

Тантана зур юлга чыгар алдыннан нәсыйхәтләр белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова буыннар арасындагы тирән элемтәне ассызыклады: «Бүген без Җиңүче солдат һәйкәле һәм илебезгә җиңү китергән, аны фашизмнан саклаган кешеләрнең исемнәре язылган мемориаль такталар янына җыелдык. Аларның каһарманлыгы безгә яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә мөмкинлек бирде. Һәм бүген дә безнең егетләр шулай ук Ватанны сакларга баралар».

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга мөрәҗәгать итеп, ул заманча Россия армиясе – өр-яңа корал белән җиһазландырылган югары технологияле гаскәрләр дип билгеләп үтте. «Егетләр, армиядә сез киләчәктә кирәк булачак яңа күнекмәләр һәм һөнәрләр алачаксыз. Сез характерыгызны чыныктырырсыз, үзара ярдәмләшүгә өйрәнерсез һәм тугры дуслар табарсыз. Сезнең хезмәт карьера үсеше өчен мөһим баскыч булачак», - дип өстәде ул.

Чараның рәсми өлешен Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссар Сергей Коцын дәвам итте. Ул Оборона министрының 2025 елның 29 сентябрендәге гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы боерыгын укыды.

«Хәрби хезмәт – һәр гражданның бурычы. Сезгә бу мактаулы миссияне лаеклы башкарып чыгуыгызны, сынатмавыгызны һәм Яңа Чишмә районы егетләренең Ватаныбызның лаеклы уллары булуына ышанычны ныгытуыгызны телим, - диде Сергей Коцын. -  Хезмәт сезгә файдага булсын. Командирлардан рәхмәтләр белән кайтыгыз һәм үзегезне Россиянең чын патриотлары итеп күрсәтегез».

Яңа Чишмә районы имамы Раил хәзрәт Фагыйзов  та хәрби хезмәткә чакырылучыларны Ватанга тугры хезмәт итәргә өндәде, хәер-фатихасын бирде.

Барлык теләкләрдән соң, хәрби хезмәткә алынганнарның барысына да шәхси гигиена җыелмалары тапшырылды.

Митингның кульминациясе чәчәк салу тантанасы булды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм кунаклар, монумент итәгенә кызыл канәферләр салып, һәлак булган геройларны искә алдылар һәм, ил азатлыгын саклап калган ата-бабаларга чиксез рәхмәт йөзеннән бер минут тын тордылар.

Бәйрәм азагында район мәдәният йортының иҗат коллективы күңелне кузгатырлык һәм барлык мәйданны тантаналы рух белән тутырган җыр бүләк итте.

Нибары бер ел узгач, бүген армиягә китүче егетләр яңа белем һәм тәҗрибә белән, ирләрчә ныгып өйләренә кайтачаклар. Ә хәзергә бөтен Яңа Чишмә халкы аларга тормыш мәктәбен намус белән узуларын һәм Россия сугышчысы исеменә лаеклы булуларын  тели.

Лариса Федорова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев