Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңачишмәлеләр Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде

Сайлауларда районда яшәүчеләрнең югары гражданлык активлыгы күзәтелде.

14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау сайлаучыларның зур активлыгын күрсәтте.

Татарстан буенча

Безнең республикада сайлауларда, беренчел мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 77% тан артыгы катнашты. ТР Рәисе сайлауларында Рөстәм Миңнеханов ышанычлы җиңү яулады.

Аның өчен татарстанлыларның 88,09% ы тавыш биргән. Алар гамәлдәге хакимият өчен тавыш бирделәр һәм бердәмлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Башка кандидатлар – Х. Миргалимов – 4,97%, Р. Йосыпов – 4,20%, В. Смирнов – 1,90% тавыш җыйды.

Яңа Чишмә районы буенча

Барлык 27 сайлау участогында да сайлаучыларның активлыгы зур булды, бернинди хокук бозулар теркәлмәде. Барлык куркынычсызлык чаралары үтәлде, хезмәткәрләр дежур торды, тавыш бирү барышын җәмәгать күзәтүчеләре күзәтте.

Сайлауларда 9443 сайлаучы катнашты, бу барлык сайлаучыларның 93,66% составляет тәшкил итә.

Татарстан Рәисен сайлауларда Рөстәм Миңнеханов берсүзсез җиңү яулады. Аның өчен 8788 сайлаучы тавыш биргән (93,06%).

Башка кандидатлар – Хафиз Миргалимов (КПРФ) 328 кеше (3,47%), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»)  – 46 тавыш (0,49%), Руслан Йосыпов (ЛДПР) – 234 тавыш (2,48%) җыйган.

Яңачишмәлеләр шулай ук җирле үзидарә Советларына 111 депутат сайладылар. Барлык сайлау округларында сайлаулар альтернатив булды, 111 мандатка 229 кандидат дәгъва итте (аларның барысы буенча да җентекле нәтиҗәләрне газетаның бу санында укыгыз).

Район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский сайлау комиссияләре әгъзаларына, җирлек башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә һәм барлык сайлаучыларга гражданлык активлыгы, дөрес сайлау һәм бердәмлек өчен рәхмәт белдерде.

Мондый нәтиҗә Татарстанда да, безнең районда да хакимиятләрнең сайлаучылар белән турыдан-туры аралашуы белән аңлатыла. Дистәләгән очрашулар, җыеннар һәм башка чаралар үткәрелде, анда район халкы үзләрен борчыган төрле мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтә алды. Очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләрнең һәм тәкъдимнәрнең үтәлеше район җитәкчелеге контроленә алынды.

Яңа Чишмәдән ирле-хатынлы Беляевлар сайлауларга бөтен гаиләләре белән килде. Фото: Азат МУСИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев