Бүген Яңа Чишмә районында коррупциягә каршы эшләрне координацияләү буенча комиссия утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева «Коррупциягә каршы бергә» дигән видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр.
Конкурс 30 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр барган. Конкурска район мәктәпләре укучыларыннан 13 эш кергән.
Конкурс призерлары дипломнар һәм акчалата сертификатларга ия булган:
1 урын - Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урынны Яңа Чишмә районы волонтерлары һәм Әдәмсә мәктәбе бүлешкән;
3 урын - Ленино мәктәбе һәм Волчья гомуми белем бирү мәктәбе.
Үз видеороликларында укучылар, иҗади алымнар кулланып, җәмгыятебезнең әлеге җитди проблемасына каршы көрәшнең әһәмиятен чагылдырганнар.
«Мин ышанам, балалар өчен мондый конкурста катнашу – гадел һәм җаваплы позиция формалаштыру юлында беренче адым. Талантлы һәм креатив балалар иҗат иткән материаллар мәгълүмати-агарту кампанияләрендә кулланылачак», - дигән муниципалитет башлыгы.
Призлы урыннар алмаган балаларга конкурста актив катнашканнары өчен Яңа Чишмә районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Нет комментариев